Нурлатта легендар җитәкче Габбас Гыйматдинов исемендәге фәнни-гамәли конференция булып узды

2022 елның 21 октябре, җомга

Быел Нурлат районын 20 елдан артык җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция 1нче шәһәр мәктәбендә 5нче тапкыр үткәрелде.

"Икенче ел конференция Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә уздырыла. Анда республиканың 4 районы вәкилләре катнашты",-диде мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Наталия Хәмидуллина.

Конференция табигый-фәнни, физкультура-спорт, гуманитар цикл фәннәре буенча 5 секциядә якынча 250 катнашучыны колачлады. Биредә үзләренең проект эшләрен мәктәп укучылары да, педагоглар да тәкъдим итте.

"Мин мондый конференциядә беренче тапкыр катнашам, укытучым белән без бик мөһим миопия темасын сайладык. Хәзер барлык балалар да диярлек гаджетлар белән, күп вакытларын компьютерда үткәрә. Проект эшләре белән танышканнан соң, күпләр үзләренең сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирәчәк», – дип уртаклашты 3нче шәһәр мәктәбе укучысы Кирилл Петров.

Фәнни-гамәли конференциянең эш йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясалды, һәр секциядә җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International