Нурлатта яңа су системасы төзелеше актив фазага керде

2022 елның 21 октябре, җомга

Нурлатта яңа суүткәргеч һәм шуңа бәйле объектлар төзү эшләре яхшы темплар белән бара. Алар «Чиста су» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бу этапта «Татарстан Республикасы инженер челтәрләренең баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов танышты. "Икеле торбалы 39 километр торба җәелгән инде. Объектта подрядчы яхшы эшли. Тиешле срокларда эш тәмамланыр дип уйлыйм. Подрядчикка сорау юк», – дип билгеләп үтте Җәүдәт Мидхәтович.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International