Нурлат районы авылларында түбән дозалы күчмә флюорограф үз эшен башлап җибәрде

2022 елның 21 октябре, җомга

Бу эш атнасы башыннан безнең район авылларында Казан республика туберкулез диспансерыннан түбән дозалы флюорограф эшли.

- Безнең районда автобус базасындагы аппаратта авыл халкына ноябрь азагына кадәр тикшеренү узу мөмкин булачак, - диде Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова. - Бу көздә 5000гә якын авыл кешесен тикшерү уздыру планлаштырыла.

Беренче көнне үк 22 авыл кешесе тикшерелде. Дүшәмбе көнне цифрлы флюорограф Красномайскида, сишәмбе көнне Тимерлек авылында булды, анда 80 кеше тикшерү узу мөмкинлеген алды. Чәршәмбе көнне-Елаур авыл җирлегендә.

- Башта флюорография халык аз яшәгән авылларга килә. Сосновскада аны – 17, Петровский урамында 8 кеше узды. Аларда, нигездә, өлкән буын кешеләре яши, аларга бигрәк тә үз авылларынан читкә чыкмыйча, мөһим профилактик тикшерүне узарга уңайлы, – диде җирлек башлыгы Ольга Охотникова. - Күчмә аппарат аннан соң Елаурга килеп җитте. Биредә шулай ук авыл халкы актив булды, флюорографияне 50 авыл кешесе узды, хәрәкәтләнү авыр булганнарны һәм өлкәннәрне машинада алып киләләр. Пәнҗешәмбе көнне Берлек-Михайловка һәм Октябрина халкы да тикшерелде.

Татьяна Соренкова сүзләренә караганда, цифрлы флюорографның һәр торак пунктка баруы планлаштырыла. Юл, һава торышы кебек проблемалар булуына карамастан, беркем дә игътибарсыз калмаячак-авыл халкын махсус транспортта китерү оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International