Чарада Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.
"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлеге Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе коллективы белән берлектә «Без спорт өчен» дип исемләнгән спорт эстафетасын оештырды. Ярышларда тренер Вячеслав Лобов җитәкчелегендә волейбол түгәрәгенә йөрүчеләр катнашты.
Чара «Балалар спорты» партия проекты кысаларында оештырылды, аның координаторы-спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиев.
Командаларга йөгерү, сикерү, туплы эстафета һәм кыршау белән мавыктыргыч бәйгеләр тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар.
Ярышта катнашучыларның барысы да кызыксындыру призлары алды.