ГТО ВФСК комплексы нормативларын тапшыруга «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, аларның тәрбиячеләре дә актив кушылды.
Һәр катнашучы озынлыкка сикерү, аякта басып торып урыныннан алга таба иелү, аркага ятып гәүдәне күтәрү һәм башка сынауларны үтәде.
ГТО нормативларын тапшыруда катнашучыларның барысы да сынауларны уңышлы үтте.