Мобилизацияләнгән нурлатлыларның балалары бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә түләү алачак

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Районның социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча бүгенге көндә 25 балага 14 гариза кабул ителгән.

“Тагын бер гаилә башка шәһәрдә яши һәм тору урыны буенча гариза бирде”, диде бүлек начальнигы Елена Афанасьева. Шулай ук аның билгеләп үтүенчә, дәүләт ярдәменең әлеге чарасы 2022 елның 22 сентябреннән Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданның 18 яше тулмаган һәр баласына(Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.10.2022 ел, №1094 карары) каралган.

Расланган Тәртип нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләү ТР хәрби комиссариатыннан бирелгән исемлекләр буенча, РФ Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган хәрби частьнең шәхси составы исемлегенә кертелгәннән соң билгеләнә.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү өчен баланың законлы вәкиле яшәү урыны буенча «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе бүлекчәсенә түбәндәге документларны тәкъдим итә:

- бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү турында гариза.

- гариза бирүчегә исеменә ачылган шәхси счет реквизитлары булган документ күчермәләре

- баланың туу турындагы таныклыгының күчермәләре

- шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма ризалык (билгеләнгән форма буенча)

- опекун билгеләнгән очракта, балага опека урнаштыру турындагы документ күчермәсе. Мөрәҗәгать иткәндә мөрәҗәгать итүче шәхесне раслаучы документны тапшыра.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балаларына бер тапкыр бирелә торган түләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2-06-65, 2-06-77 телефоннары аша мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International