Нурлат районы делегациясе Дәүләт Советы утырышында катнаша

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 13нче мәртәбә республика Дәүләт Советына Юллама белән чыкты. Чара Парламентның 35нче утырышы кысаларында С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында уза.

Анда Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәрринә Сәйфетдинова, «РИТЭК» оешмасы генераль директоры урынбасары-«ТатРИТЭКнефть» ТПП директоры Алексей Палий, Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Галина Лизратова составында Нурлат районы делегациясе дә катнаша.

 

Фото: туры эфир видеосыннан скриншот ясап алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International