Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә "Батырлык дәресләре" узды.
Батырлык дәресе-яшь буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлтелгән чара.
Мәктәптә мондый дәресләрне уздыру күптәннән матур традициягә әйләнде. Алар безнең ата-бабаларыбызның данлы героик мирасына кагылырга мөмкинлек бирә.
Дәреснең максаты: балаларда патриотлык хисе, үз халкыңның үткәненә хәтер, Ватанга мәхәббәт, җир йөзендә тынычлыкны саклап калган кешеләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес кызыклы һәм оешкан төстә үтте.
Дәрес барышында укучыларның игътибарын сугыш вакытында яшьләрнең патриотизмына һәм Ватаннарына чиксез мәхәббәткә юнәлтүгә басым ясалды.
Дәресләрдә укучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, дип хәбәр ителә Нурлат шәһәренең «Форпост» үзәге сәхифәсендә.
Фото: социаль челтәрдән