Нурлатта тагын бер тату ишегалдына бәйрәм килде

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Бу юлы Дружба урамындагы 74, 76 һәм 78 номерлы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән 4нче мәктәп укучылары да төзекләндерелгән ишегалды мәйданчыгын кулланылышка тапшыру шатлыгын уртаклашты.

Республика программасы буенча яңартылган ишегалды бәйрәм чарасының барлык кунакларын да көч хәл белән сыйдырды дип әйтергә мөмкин. Монда гаиләләр генә түгел, тулы сыйныф-сыйныф укучылар да килде.

– Биредә сез зур чаралар оештырырсыз, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнерсез, буш вакытларыгызны үткәрү файдалы булыр дип өметләнеп калабыз, - дип мөрәҗәгать итте Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров. Шулай ук шәһәрдә елдан-ел гаилә белән ял итү, күршеләр, дуслар белән очрашулар өчен яңа уңайлы зоналар һәм шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

-Сезнең ишегалдыгызның элеккечә үк аралашу урыны булып калуын телим, буш тормасын, күңелле уеннар һәм балаларның тулы үсешенә булышлык итсен иде, – дип өстәде Владимир Михайловичның чыгышына район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин.

Тантаналы өлештән соң бәйрәмне аниматорлар дәвам итте. Алар балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар һәм конкурслар үткәрде. Китапханәчеләр исә барлык теләүчеләрне Нурлат символы-нурлы ат белән брелоклар ясау буенча мастер – класска чакырды. Монда ук шәһәребезнең юбилей даталарына багышланган бәйрәм басмалары тәкъдим ителде. Алар олыларда гына түгел, балаларда да зур кызыксыну уятты. Биредә без җиде сыйныф укучысы Милена Шәфиева белән таныштык.

Бу ишегалды аңа балачактан таныш. Ул бу ишегалдына чыгучы йортларның берсендә яши. Яңартылган үзгәрешләргә бик шат.

- Җәй буе спорт мәйданчыгында волейбол һәм баскетбол уйнадык. Безнең ишегалдыбыз хәзер тагын да матуррак булды, монда дуслар белән очрашу һәм вакыт үткәрү күңелле булачак, – дип уртаклашты Милена.

Әлеге йортларда яшәүчеләр ишегалларын үзгәртеп коруга катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерделәр һәм төзекләндерү эшләре язын да дәвам итеп тере чәчәкләр белән бизәлер дигән өметтә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International