Нурлат укучысы Татарстан Президенты белән очрашуда булды

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар - 2022» X илкүләм чемпионат финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Алар арасында Нурлат гимназиясе укучысы Алина Ефимова да бар иде. Моңа кадәр ул «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты җиңүчесе булды.

Очрашу Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Биредә Татарстан җыелма командасының иң яхшы катнашучыларын, аларның остазларын һәм ата-аналарын Хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Алинаның әти-әнисе Лилия һәм Сергей Ефимовлар, шулай ук аның остазы технология укытучысы Наталия Кутузова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

«Яшь профессионаллар - 2022» X илкүләм чемпионаты финалы кысаларында ярышлар агымдагы елның сентябрендә Мордовиянең Саранск шәһәрендә узды. Татарстан Республикасын 73 компетенциядә 96 конкурсант һәм 74 эксперт тәкъдим итте. Татарстан гомуми медаль зачетында Россиянең башка төбәкләре арасында икенче урынны алды. Безнең профессионалларыбыз 111 медаль һәм 55 медальон яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International