Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча урман барлыкка китерүче төп токымнарның 1,7 мең килограмм орлыгы әзерләнгән

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстанда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын җыю дәвам итә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, 2022 ел башыннан 1,7 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан чыршы – 142 кг, нарат – 761 кг, карагай – 25 кг, каен – 20 кг, юкә – 34 кг, имән – 550 кг, башка токымнар – 202 кг.

 

"Орлык җыю «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – дип искәртте ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - 2022 елга план-ким дигәндә 11455 килограмм орлык әзерләү».

Аның сүзләренә караганда, быел имән чикләвеге уңышы күп түгел, бу агач токымы 4-6 елга бер мәртәбә имән чикләвегенең мул уңышын бирә. "Шуңа бәйле рәвештә ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә нарат, чыршы, юкә, карлыган һәм дардар орлыклары җыю эшен көчәйтергә кушылды, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. - Барлык әзерләнгән орлыклар Татарстан Республикасы урманнарын саклау үзәгенә тикшерү өчен җибәрелә".

Орлык җыю буенча лидерлар арасында – республиканың Арча, Яшел Үзән һәм Саба урман хуҗалыклары.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты буенча 3619,1 га мәйданда урманнарны торгызу үткәрелде. «Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм үсеп китә алмаган урман үсентеләре мәйданына карата аермасы» максатчан индикаторы 140% тәшкил итте (план 57% ка арттырып үтәлде).

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International