Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына караган Экспортка ярдәм итү үзәгендә «Экспорт форсаж» региональ бизнес өчен акселерация программасы старт ала.
Экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшкуарлар өчен уку октябрь ахырыннан башланачак һәм 2022 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Программада катнашучыларны алты модульле курс көтә, аларның һәрберсе билгеле бер темага багышланган. Эшкуарлар Россия экспорт үзәге экспорт мәктәбенең тышкы икътисадый эшчәнлеге буенча экспертлардан белем алачак.
Программа кысаларында катнашучыларны экспорт эшчәнлегенә кереп китәргә, сату базарын дөрес сайларга, сатып алучыны эзләргә һәм сөйләшүләр алып барырга өйрәтәчәкләр, халыкара маркетинг, экспорт килешүенең финанс шартларын формалаштыру алымнары, экспорт килешүен тормышка ашыру үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
Катнашу бушлай, гаризаны 24 октябрьгә кадәр бирергә кирәк, Яна Овсянниковага теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.
Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны буенча белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.