Мәдинә Рәхимджонова дөнья беренчелегенең көмеш призеры булды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Казахстан Республикасы башкаласында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.

Нурлат шәһәренең Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче, Чулпан мәктәбен тәмамлаган Мәдинә Рәхимджонова Россия җыелма командасы составында 12-14 октябрьдә Казахстанда узган юниорлар һәм яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә катнашты. Ярышларда 16 илдән 143 спортчы катнашты.

Ике көн дәвамында 2002-2004 елгы яшүсмерләр иң яхшы урыннар өчен көчле, лаеклы көндәшләр белән көч сынашты. Нәтиҗәдә, Мәдинә көмеш медаль яулады һәм бары Казакъстан спортчысына гына оттырды. Медальләр зачетында да Россия җыелма командасы икенче нәтиҗәне күрсәтте.  

Мәдинә Рәхимджонова тәҗрибәле тренер Расих Сәмигуллин җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә. Быел яз зурлар арасында Россия чемпионатында призер булды һәм шуның белән спорт мастеры исемен яулады. Ә дөнья беренчелегендә җиңү яшь спортчының яхшы физик әзерлеккә ия булуын һәм иң яхшы нәтиҗәгә омтылуын тагын бер кат исбатлады.   

Искәртеп узабыз, Мәдинә – Расих Сәмигуллинның яшүсмерләр арасында дөнья күләмендә уңышка ирешкән икенче шәкерте. Моңа кадәр дөнья беренчелегендә Юлия Растоскуева җиңү яулаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International