ТР Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында өч мәсьәлә каралды.
Утырыш район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды.
«15 сентябрьдән районда җылылык бирү сезоны башланды. Торак-коммуналь, социаль-мәдәни билгеләнештәге барлык объектлар җылылык белән тәэмин ителгән. Бүген безнең бурыч – ягулык-энергетика комплексының һәм торак-коммуналь хуҗалыкның һәлакәтсез эшләвен тәэмин итү», – диде Зәрринә Сәйфетдинова.
Утырышта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен торак секторда үтәүне тәэмин итү турында районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Рифкать Йосыпов хәбәр итте. 125нче ПСЧ башлыгы Евгений Попов көн тәртибендәге ике мәсьәлә – район территориясендә ирекле янгын саклау бүлекчәләренең эшчәнлеге һәм аларны кышкы чорда карап тоту, шулай ук янгын сүндерү өчен кулланылган су белән тәэмин итү чыганакларының торышы турында сөйләде