Нурлатта күпфункцияле үзәктә дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә «бер тәрәзә» принцибы кулланыла

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Күпфункцияле үзәкнең "бер тәрәзә" аша эшләү принцибын  бирегә мөһим мәсьәләр буенча йомышы төшмәгәннәр генә бәяләп өлгермәгәннәрдер әле мөгаен.

Хәер, КФҮ белгечләре белән күпләр бик иртә – әле 14 яшьтә, паспорт алганда ук очраша. Нурлатта яшәүче Вера Алексеева исә үзәккә олы яшькә җиткәч кенә беренче тапкыр  килгән. – Моннан 30 еллап элек, өй сатып алганда, риэлтор хезмәтеннән файдаланган идем, ул чагында аларны болай атамыйлар да иде әле. Моның өчен шактый акча түләргә туры килүен дә яхшы хәтерлим. Хәзер җиңелрәк. Фатирга бүләк итү килешүен төзергә телим, моны КФҮ аша эшләргә булдым, – диде ханым консультант өстәле янына юнәлде.

Күпфункцияле үзәкне юкка гына гражданин һәм дәүләт органы арасында арадашчы дип атамыйлар. «Бер тәрәзә» принцибы барлыкка килгәннән соң,  кешегә хәзер үз сорауларын хәл итәр өчен чиновниклар бусагасын таптап йөрергә кирәкми, кем белән дә булса процессны тизләтү турында килешеп тору зарурлыгы төшереп калдырыла-хезмәт күрсәтү сроклары катгый регламентланган.

– Теге яки бу хезмәтне күрсәтү турында карар кабул итүче зат белән гражданин очрашмый, шулай ук вазыйфаи затның коррупцион кызыксынуы да, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә йогынты ясау һәм хезмәт күрсәтү процессын озакка сузу мөмкинлеге дә юкка чыгарыла, – дип билгеләп үтте КФҮнең Нурлат филиалы начальнигы Ләйсән Мәүлетова. -  “Бер тәрәзә"нең төп өстенлеге -  барлык хезмәтләрнең дә бер урында күрсәтелүендә, гариза да биредә үк тапшырыла, әзер документлар да биредә үк бирелә. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүче карар кабул итү өчен хакимият органына тапшырырга тиешле документлар саны да күп түгел.

Чөнки күпфункцияле үзәкнең максаты-процедураларны гадиләштерү, срокларны кыскарту, аларны гражданнарның, юридик затларга уңайлылыгын арттыру. Бүгенге көндә нурлатлылар КФҮгә күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итә. Тулаем алганда, биредә федераль һәм төбәк хакимият органнары, шулай ук муниципаль хезмәтләр күрсәтелә. Быел 9 айда Үзәк нурлатлыларга 50 855 хезмәт күрсәткән, 883 консультация үткәргән. Димәк, районның дистәләгән мең кешесенең бу мәсьәләне чираттан тыш хәл иткән өчен «рәхмәт белдерергә» кирәклеге дә тумаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International