Нурлат районында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары каралган

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Нурлат районы Бшкарма комитеты карары нигезендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары каралган.

- Яшь ярымнан узган балаларны район башкарма хакимияте органнарына караган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратсыз юллама белән тәэмин итү . 

- Ата-аналарны (законлы вәкилләрне) мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә баланы карау һәм тәрбияләү өчен түләүдән азат итү. Моның өчен хәрби комиссариаттан белешмә алырга кирәк.

- Башкарма хакимият органнарына караган белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучыларын ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин итү . 

- Балаларга район башкарма хакимияте органнарына караган өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дәресләргә (түгәрәкләр, секцияләр һ.б.) бушлай йөрү мөмкинлеге бирү.

 

- Гаилә әгъзаларына район территориясендә музейлар, театрлар, концертларны бушлай карау.

- Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр исемлегенә керткәндә муниципаль лагерьларга юлламалар сатып алганда беренче чиратка куюны тәэмин итү.

- Гаилә әгъзаларына эш эзләүдә ярдәм итү.

- Һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алуны оештыру. Мобилизацияләнүчеләрнең якын туганнарына – өлкән яшьтәгеләргә, инвалидлар һәм инвалид балаларга халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге тарафыннан бушлай өйгә килеп хезмәт күрсәтү.

- Барлык гаилә әгъзаларына «Ышаныч» үзәге тарафыннан 2-60-61 кайнар линия телефоны буенча психологик ярдәм күрсәтү.

- Гаиләгә тиеш булган социаль һәм башка түләүләрне, ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтү. Юридик мәсьәләләр буенча консультация 8(84345) 3-19-17 телефоны буенча.

- Медицина ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International