Шушы көннәрдә ГТО тапшыру мәйданчыклары тагын өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә оештырылды.
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия спорт физкультура комплексына Нурлат районы балалар бакчалары коллективлары кушылды. Бу атнада нормативларны "Чишмәкәй", "Чык тамчысы" һәм "Светлячок" балалар бакчаларының әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр тапшырды.