Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз! Бу көнне без хаклы рәвештә юллар ремонтлаучы, катлаулы юл хуҗалыгын ел әйләнәсе эксплуатацияләүне һәм карап торуны тәэмин итүче, димәк, районыбыз торак пунктлары арасында ышанычлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары булдыручы һәркемгә рәхмәт белдерәбез.
Юл инфраструктурасын төзү, социаль-икътисади бурычларны хәл итүдә бик зур әһәмияткә ия. Бу-агросәнәгать комплексы, сәүдә, кече бизнес предприятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүче һәм районның барлык тармаклары үсешендә уңай динамиканы билгели торган мөһим фактор. Сезнең хезмәтегез һәм профессиональлегегез ярдәмендә автомобиль юлларының ышанычлы, сыйфатлы һәм имин челтәре формалаша, юллар һәм ишегаллары яхшы якка үзгәрә.
Юл тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык башлангычларында да уңышлар телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы