Илнур Насыйбуллин әлегә районда транспорт чарасы бензинда гына түгел, электр ярдәмендә дә йөрүче бердәнбер машина хуҗасы.
– Минем машинам гибридлы, ул бензиннан электрга автоматик рәвештә күчә, шәһәр буйлап шулай йөрим дә мин, – диде ул, төп уңай ягы – экологик яктан чиста булуны билгеләп үтеп.
Ләкин бу бердәнбер файда түгел. Икенче зур өстенлеге экономлылык. - Электр белән йөрү отышлырак, бер зарядка шәһәр эчендә 2-3 атна йөрергә җитә, бу якынча 50-60 километрга җитә. Шәһәрдә генә түгел, трассада да әйләнә-тирә мохиткә зыян салмыйча йөрүне өстен күрәм.
Безнең районда әлегә электр машиналары булмаса да, район юлларында экоавтомобильләр йөриячәк көн дә ерак түгел. Моңа беренче адым ясалды: Ленинград урамында электр заправкасы пәйда булды, анда берьюлы ике машина зарядка алырга мөмкин.
Әлегә бу заправкадан биредән үтеп йөрүче электромобильләр файдалана ала – мондый транспорт чаралары республикабыз һәм күрше Самара өлкәсе юлларында да ешрак күренә башлады.
Электромобильләр белән кызыксыну бар. Мәсәлән, электр белән машина йөртүдә 6 еллык тәҗрибәгә ия Илнур Насыйбуллин билгеләп үткәнчә, аның дусты да электр автомобиле сатып алырга ниятли икән. Әлегә Илнурның үзен хәзерге автомобиле әлегә канәгатьләндерә, әмма киләчәктә ул электр машинасына күчеп утыру мөмкинлеген дә читкә какмый.
- Тулы зарядка белән электромобиль уртача 300 километр юл уза ала. Бу бик зур экономия", - ди ул.
Шәһәребездә электр зарядлау станциясе «Татарстан Республикасында электр автомобиль транспорты өчен зарядлы инфраструктураны үстерү» республика программасы кысаларында төзелгән.
– Әлеге программа максатларының берсе – республика территориясендә электр автомобиль транспортын куллануны популярлаштыру һәм пропагандалау, - диде Нурлат РЭСы башлыгы Иван Николаев, әлеге станциягә Нурлатта аларның предприятиесе хезмәт күрсәтүен билгеләп. - Хәзер электр заправкасы станциясе безнең шәһәрдә дә барлыкка килгәч, Самарадан Казанга баручы яки кайтучы электр машиналары йөртүчеләре Нурлатка заправкага керә алачак.
ТР ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 гыйнварына Татарстанда электр двигателе белән җиһазландырылган 304 транспорт чарасы теркәлгән. Самара өлкәсендә бу сан азрак, әмма шундый ук программа губерниядә дә гамәлдә. Бу машина хуҗаларының әйләнә-тирә мохиткә зарарлы газлар таратмаучы экологик чиста транспорт турында күбрәк уйлана башлауларын күрсәтә. Киләчәк буыннарның алдагы тормышлары чиста, һавалы булыр дип ышанасы килә.