2022 елның 18 октябрендә сәгать 10.00да Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләр өчен чираттагы бушлай вебинар үткәрәчәк.
Вебинар спикеры-юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина.
Вебинар программасында:
яңа махсус салым режимы -АУСН турында һәм аның өстенлекләре,
аңа күчү һәм салым салуның башка режимнарына кире кайту үзенчәлекләре,
яңа салым режимы белән бәйле башка актуаль сораулар.
Вебинарда катнашу бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.