Көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында 73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре сөйләде.
Статистика күрсәткәнчә, янгыннарның һәм аларда һәлак булуның төп сәбәпләре - шәхси милеккә һәм мөлкатькә карата җиңел фикер йөртү һәм ваемсызлык: ягулык приборын эшләткәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, исерек килеш, ут белән саксыз эш итүгә.
Кагыйдә буларак, кешеләр янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгәндә һәлак булган була инде.
Җилле салкын көннәр башланды, өйләрдә җылылык озак сакланмый. Электр җылыткычларын кабызу һәм мичне яндыру тагын да җитди проблема – янгынга китерә. Моны булдырмас өчен нәрсәгә игьтибар итәргә?
Электр җылыткычны кабызып кую электр куллануны арттыруга китерә. Барыннан да элек, электр үткәргечләрнең «зарарланган урыннары» куркыныч тудыра. Әгәр сез җылыткычны кабызганда, розетка сары төскә яки кара төскә керә икән яисә җылыткыч кабызгычын тартып алганда аның төбендә ялкын күренеп тора икән – бу куркыныч турында сигнал. Розеткада контактлар бушавы югары көчәнешкә китерә.
Иске розетканы алыштыруны кичекмәстән белгечкә тапшыру кирәк.
Әгәр дә розетка яңа, ләкин җылынса яки ялтыраса – фатирны тәртипкә китерергә һәм барлык элемтәләр һәм чыбыклар нык тоташсын өчен аны ремонтларга кирәк.
Лампочка ялтырыймы? - Вак-төяк дип уйлыйсызмы? - Ялтырап торган розеткадагы кебек үк проблемалар! - Бушаган контактлар . Кичекмәстән ремонт ясыйбыз, чыбыкларның кабынуын көтмибез! Үзегез булдыра алмыйсызмы? - Электрикка шалтыратыгыз, профессионал хезмәте өчен түләгез - ләкин начар эшләгән электрик белән эшләмәгез.
Ә хәзер мич ягып җылынучыларга берничә киңәш. Өйдә яшәүче һәркемнең мич белән эш итә алуына инаныгыз. Бу сезгә гап-гади кебек тоеламы? – Бу ялгыш фикер. Мичне чыршы яки каен кисәге белән кабызып җибәрү һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Кайберәүләр солярка яки начаррак бензин сибеп яндырып җибәрәләр.
Кайберәүләр мичне өч сәгать рәттән җылытырга кирәк дип саный. Күпләрнең мич торбалары еллар һәм хәтта дистә еллар корымнан чистартылмаган (хәзерге янгынга каршы нормалар буенча – елга бер тапкыр, җылыту сезоны башланыр алдыннан һәм 1-3 айга бер тапкыр, мичнең төренә һәм ешлыгына карап). Мич яхшы булырга тиеш.
Җылыда һәм имин тормышта яшәгез!
ОПП 73 инженеры Н.Логинкина.