Торак шартларын яхшырту шартлары турында күбрәк белергә тәкъдим итәбез.
Әйтик, «яшь гаилә» социаль ипотека программасында бюджет өлкәсе хезмәткәрләре генә түгел, ә республикабыз территориясендә яшәүче яшь гаиләләрнең барлык категорияләре дә катнаша алачагын беләсезме? Юк икән, хәзер аңлатма бирәбез!
Кем катнаша ала соң?
- 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (яки ким дигәндә бер тормыш иптәше 36 яшькә кадәр)рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр,
- гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ санала (бер кешегә 18 м2 дән кимрәк),
- мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында яши һәм биредә үзенең хезмәт эшчәнлеген башкара.
Әлеге программа кызыксындырдымы? Ул чакта Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә Нурлат ш., Совет ур., 117 нче йорт, 20нче каб. адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, белешмәләр өчен телефон: 3-19-19.