Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты, «Агро-Инвест» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рәис Сөләйманов Нурлатка эш визиты белән килде.
Визит кысаларында ул 8нче шәһәр мәктәбендә белем дәресендә булды.
Мәктәп бусагасыннан бәйрәм кунакларын укучылар һәм педагогик коллектив каршы алды. Укучылар уздырыла торган патриотик эш турында җентекләп сөйләделәр: волонтерлар хәрәкәте, тимурчылар хәрәкәте, оештырылган кыр почтасы, махсус хәрби операция кысаларында хезмәт итүче мәктәпне тәмамлаучылар һәм башкалар.
“Без гуманитар ярдәм җыю буенча бик зур эш башкардык, кием – салым, коры паёк, медикаментлар гына түгел, Донбасс балалары өчен рус телендә уку мөмкинлеге булсын өчен китаплар да җыйдык",-дип сөйләде 9нчы сыйныф укучысы Камилә Бакирова.
ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов мәктәп волонтерлары белән аралашты, алар башкарган патриотик эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә югары тормыш позициясе булган илнең чын гражданнары булуларын теләде. Шулай ук ул башлангыч звенода татар теле дәресләрендә булды, беренче сыйныф укучылары белән аралашты.
Чара тантаналы линейка белән дәвам итте, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарганнан һәм балалар алдында гимннар башкарылганнан соң мәктәп директоры Айрат Сәхапов чыгыш ясады.
«Быел безнең мәктәп капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде. Бүген биредә үсеп килүче буынны сыйфатлы итеп укыту һәм тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар», – дип билгеләде ул.
"Хөрмәтле балалар, хөрмәтле педагоглар, сезнең мәктәбгез шәһәрдә иң олы мәктәпләрнең берсе булуга карамастан, ул бик якты, иркен һәм уңайлы. Кайчандыр мәктәп елларында миңа да монда булырга туры килде. Бу мәктәп укучылары белән бергә без хоккей уйнадык, ул вакытта сезнең хоккей командасына тиңнәр юк иде», – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Рәис Әхтәм улы.
Ә бүләк сыйфатында ул мәктәп директорына мәктәп ашханәсен җиһазлау өчен 450 мең сумлык акчалата сертификат тапшырды. Укучылар һәм педагогик коллектив депутатка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.