Нурлатның 9 нчы мәктәбе «Татнефть» компаниясе грантлары конкурсында җиңүче булды

2022 елның 14 октябре, җомга

Грантлар конкурсы - «Татнефть» компаниясенең социаль инвестицияләрнең масштаблы системасының бер өлеше.

Ул беренче тапкыр 2021 елның сентябрендә старт алды һәм мәгариф, медицина, спорт һәм мәдәният кебек өстенлекле юнәлешләрнең якынча 300 актуаль проектын тормышка ашырырга булышты.⠀

⠀Быел Нурлатның 9нчы мәктәбендә «Татнефть» грантлары конкурсында җиңеп санузелларны ремонтладылар һәм татар теле һәм әдәбияты кабинетын җиһазладылар.⠀

⠀«Безнең мәктәп 2001 елда төзелде. Бу вакыт эчендә биредә әле капиталь ремонт булганы юк иде, бигрәк тә бәдрәфләр начар хәлдә иде. Грант акчасына санузелларны бик яхшы ремонтладылар, спорт залының чишенү бүлмәләренә 4 душ бүлмәсе куйдылар, ә һәр катта һәм ашханә каршында – бойлерлар барлыкка килде. Хәзер мәктәптә һәрвакыт җылы су һәм балаларга уку күпкә уңайлырак. Шулай ук нефтьчеләр ярдәме белән татар теле кабинеты да җиһазландырылды. Без бик шат!",- диде мәктәп директоры Гөлнара Исхакова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International