Нурлатның ГХАТ бүлеге белгече «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү»тантанасын иң яхшы алып баручы булды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Чистайда "2022 елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы" республика конкурсының зона этабы узды.

Анда 9 районның ГХАТ бүлегенең 15 хезмәткәре иң яхшы алып баручы исеме өчен көч сынашты.

Нурлатлылар бик уңышлы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, Нурлат районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова «Балага исем бирү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә икенче урынны алды.

Бүлек белгече Фирүзә Вәлиева да II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ул «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International