Бүген шәһәрнең 9нчы мәктәбендә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында белем дәресе узды.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мария Иванова өлкән сыйныф укучыларын балаларның хокук бозуларын профилактикалау темасына сөйләшергә чакырды. Видеороликлар карау, кейслар өстендәге төркемнәрдә эшләү, көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу – Мария Анатольевна сүзләренчә, балаларга нәкъ менә шундый дәрес үткәрү ысулы ошый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул үз нәтиҗәләрен күрсәттә: укучылар тема буенча актив фикер алышты, балалар җинаятьчелеге проблемасын хәл итү юлларын тәкъдим итте.
"Дәрес безнең өчен бик файдалы булды. Җәмгыять белеме дәресләрендә без хокук бозулар өчен җәза бирүче законнарны өйрәнәбез. Тик бу яшүсмерләрнең алдагы тормышында ничек чагылырга мөмкин булуы турында уйламаган идек. Бүгенге әңгәмә барышында без күп нәрсә белдек",-дип уртаклашты 11нче сыйныф укучысы Анастасия Рукавишникова.
Сөйләшүгә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да кушылды.
"Законнарны теләсә кайсы яшьтә үтәргә кирәк, әти-әниегез балачактан ук сезгә хокукый җаваплылык тәрбияли. Сез дә укытучылардан шундый ук дәресләр аласыз», – диде Алмаз Сәлим улы укучыларга мөрәҗәгать итеп.