«Татнефть» оешмасының грант ярдәме белән мәктәптә химия, физика һәм биология кабинетлары заманча җиһазландырылды.
Махсус класслар булдыру-укучыларыбызны профиль алды әзерләү өчен менә дигән мәйданчык. Заманча база безгә дәресләр үткәрергә, соңыннан квалификацияле нефть, химия сәнәгате белгечләрен, табибларны һәм медицина хезмәткәрләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Аларның күбесе киләчәктә туган Нурлатыбызга эшкә кайтырлар диеп өметләнәм, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Сергей Маркелов.
Нурлатның 1нче урта мәктәбе шәһәрдә иң олы мәктәпләрнең берсе, 1963 елда төзелгән ул. Киләсе елга ул үзенең данлы юбилеен – 60 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүгенге көндә ул шәһәрдә шундый заманча ремонт һәм җиһазландырылган бердәнбер мәктәп, һәм, һичшиксез, биредә «Татнефть» компаниясенең дә өлеше зурдан.