19 октябрьдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр көне» уздыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - идарә) 2022 елның 19 октябреннән 14.00 дән 16.00 гә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында республика территориясендә идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә (Татарстан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында: Нурлат ш., Мәктәп ур., 10 адресы, 2-08-83, 2-19-71 телефоннары буенча теләүчеләргә консультацияләр бирәчәкләр.
Консультациягә язылган эшкуарларга, территориаль бүлеккә килгәндә, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын кулланырга кирәк.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм сәүдә вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-канунны бозудан саклануның иң яхшы ысулы!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультациядә көтеп калабыз!