Шәхси йортны җылытуның һәм аны кайнар су белән тәэмин итүнең киң таралган ысулы - газ казанын куллану.
Әмма дөрес кулланылмаган һәм куркынычсызлык техникасын санга сукмаган очракта, газ казаны торакның үзе өчен дә, йортта яшәүчеләр өчен дә куркыныч чыганагы булырга мөмкин.
Барыннан да элек, әлеге продукцияне сатуга сертификатлары булган махсус оешмаларда гына теләсә нинди газ җиһазын сатып алырга кирәк. Димәк, мондый җайланмаларны урнаштыру, ремонтлау, хезмәт күрсәтү белән белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш. Сатканда газ аппаратлары эксплуатация буенча инструкция белән тәэмин ителергә тиеш. Ел саен аларны тикшерүне оештырырга кирәк.
Казан төзелешенә теләсә ничек үзгәртергә ярамый. Табигый кислород агымы булган җиһазларны кулланганда тәрәзәләрдә һәм диварларда һава кереп тору юлларын киметергә ярамый.
Шулай итеп, көнкүреш газ җиһазларын дөрес кулланмау белән бәйле проблемаларны булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез. Онытмагыз, бу сезнең тормышыгызның һәм сәламәтлегегезнең саклауга гына түгел, ә якыннарыгыз һәм күршеләрегезнең куркынычсызлыгына да бәйле.
Гадәттән тыш хәлләр булган очракта шалтыратырга кирәк:
"01” - бердәм коткару телефоны
“112 " - кесә телефоннарыннан
73 ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова.