Нурлат районы командасы җәйге ГТО фестиваленең республика этабында өченче урынны яулады

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Октябрь азагында команда әгъзалары фестивальнең суперфиналында чыгыш ясаячак.

2022 елда Татарстан Республикасы халкы арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына йомгак ясалды. Район командалары арасында җиңүчеләр исемлегендә төрле яшь категорияләренә Анастасия Кротова, Андрей Жирнов, Кирилл Моисеев, Ксения Першина, Евгения Трошина, Илшат Әһлиуллин, Вячеслав Янилкин һәм Анатолий Григорьев кергән Нурлат районы командасы да бар.

Шул ук составта команда Казандагы фестивальнең суперфиналында да катнашачак. Биредә үк җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булачак.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр нурлатлыларның ГТО командасы фестивальнең зона этабында җиңү яулады. Аларга суперфиналда да уңышлар телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International