Бу көннәрдә РУЭС хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләренә видеокамералар кую белән мәшгуль.
- Документлар рәсмиләштерелде, килешүләргә имзалар куелды, – диде бу уңайдан «Таттелеком» ГАҖ РУЭСы җитәкчесе Алексей Борисов. – Районның 31 мәктәбендә һәрберсендә һәм әлегә районның 4 балалар бакчасында республика программасы кысаларында икешәр видеокамера урнаштырабыз. Алардан төшергән видео Россия Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге мониторына чыгарыла. Әлеге учреждениеләр һәм район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчеләре 30 көн дәвамында смартфоннарындагы кушымтада онлайн һәм архив язмаларын карый алачак.
Гомумән, видеокамералар көнкүрештә дә гадәти нурлатлыларга ярдәмгә килә. Виктория Т. мисал өчен, велосипедын югалткач, күршеләре аңа полициягә мөрәҗәгать итеп, урлау фактын видеоязмадан карау өчен гариза язарга киңәш биргәннәр.
- Агымдагы ел башыннан видеокүзәтү системасы ярдәмендә 5 җинаять, шулай ук 27 административ хокук бозу ачыкланды, алар буенча административ беркетмәләр төзелде, – дип хәбәр итте җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Альберт Вафин.
Шәһәребездәге видеокамералар 2016 елдан бирле урнаштырыла башлады. Хәзерге вакытта аларның саны 103.
– Республика Куркынычсызлык Советының карарлары нигезендә җәмәгать киңлекләрендә урнаштырыла торган видеокамералар «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» системалары элементлары булып тора, - диде Алексей Николаевич.
«Имин шәһәр» системасы кысаларында 25 видеокамера урнаштырылган. Әлеге система массакүләм чаралар уздырыла торган урыннарда социаль әһәмиятле объектларны һәм гражданнарның иминлеген саклау ягыннан да мөһим роль уйный. Бу системага карата үз таләпләре бар – архив 30 тәүлек дәвамында саклана, видеокүзәтү язмалары Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәләре өчен ачык, ягъни видеокамералардан видеосигнал Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге мониторларына да чыгарыла.
«Имин ишегалды» видеокүзәтү системасының шәһәр кешеләре өчен дә файдасы бәхәссез. Бүгенге көндә шәһәрнең күпчелек ишегалды территорияләре 78 видеокамера күзәтүе астында.
– Бу очракта язмаларны полиция хезмәткәрләре генә түгел, видеокамералар куелган йортлар өчен җаваплы идарәче компанияләр дә карый ала, шулай ук аларны мобиль элемтәнең шәхси кабинетында да карарга була, - диде РУЭС җитәкчесе. – Алар ишегалларындагы тәртипне саклау ягыннан аеруча мөһим: машиналар, ишегалды, балалар уйный торган территорияләр видеокүзәтү астында, шулай ук видеокамералар ярдәмендә подъездга кергән шикле кешеләрне, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны да контрольдә тотарга була. Бу видеокүзәтү архивы озак сакланмый, нибары 7 тәүлек.
Әгәр ишегалларын видеокүзәтү яңалык булмаса да, «Имин подъезд» системасы шактый яңа әле, ул домофонга басучының кем икәнен белергә, аңа ишек ачарга мөмкинлек бирә. Алексей Борисов билгеләп үткәнчә, бу җәһәттән «акыллы» йорт якыннарың өчен тынычлык гаранты булып тора.
Гомумән, видеокамералар йортларның фасадларына гына түгел, җәмәгать урыннарына да урнаштырыла. Мәсәлән, октябрьдә район Башкарма комитеты линиясе буенча Шашин урамындагы шәһәр күле, мәйдан, спорт паркы, тимерьюлчылар микрорайонындагы сквер кебек җәмәгать киңлекләрен, шулай ук Гыйматдинов - Склад урамнары чатын видеокүзәтү белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу объектларда элемтәчеләр барлыгы 10дан артык видеокамера урнаштырачак. Ноябрь аенда тагын да күбрәк: шәһәрнең төрле нокталарында кешеләр күпләп җыелган урыннарда 15 видеокамера куелачак. Видеокамералар саны арту белән бергә безнең иминлегебез дә артачак дип ышанасы килә. Бу бүген аеруча кирәк.