Оешмалар һәм предприятиеләр арасында тиз шахмат буенча Нурлат районының команда беренчелеге 15 октябрьдә узачак.
Турнирда катнашуга Нурлат муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләренең җыелма командалары кертелә, алар составында 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз булачак.
Заявканы ярыш көнендә 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.
Җиңүче команда иң күп очколар буенча билгеләнәчәк. 1,2,3 урын алган командалар район яшьләр һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнәчәк. Чемпион командасына күчмә Кубок тапшырылачак.
Ярышлар 15 октябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана.
Үткәрелү урыны: Нурлат шәһәренең Мәдәният сарае.