Андрей Чернов истәлегенә багышланган Ачык Чемпионат һәм Кукмара муниципаль районы Беренчелеге Ушторма-Юмье урта мәктәбе базасында узды.
8нче шәһәр мәктәбе укучысы, «Ледок» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Сабина Бәширова Кукмара муниципаль районы ачык чемпионатында һәм беренчелегендә икенче урынны алды. 2 километрлы дистанцияне яшь спортчы 7 минут 28 секунд нәтиҗә белән йөгерде.
Андрей Чернов истәлегенә үткәрелгән традицион ярышларда быел 130 спортчы катнашты.