Нурлат кикбоксерлары Түбән Камада узган республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

7-9 октябрьдә биредә кикбоксинг буенча команда чемпионаты һәм Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда бөтен Татарстаннан 16 команда катнашты, аларда «фулл-контакт», «лоу-кик» һәм «лайт-контакт» дисциплиналарында медальләр уйнатылды.

Нурлатны ДОСААФ базасында тренер Евгений Казаев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары тәкъдим итте, алар 9 медаль яулады.

Нәтиҗә:

1 урын-Кирилл Моисеев, Александр Тарасов, Искәндәр Шәяхмәтов, Шахбоз Әхмәтов.

2 урын – Альберт Минастинов, Павел Веренцов, Кирилл Приказчиков, Владислав Дмитриев.

3 урын-Дамир Мөхәммәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International