Бүген, 10 октябрьдә, Совет урамы, 113а адресы буенча урнашкан «Нурлат-информ»ның реклама бүлегендә әбүнәчеләр көне уза.
2023 елның беренче яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасына көн дәвамында язылучы һәркем мизгел эчендә уйнатылучы лотереяда катнашып, бүләк алып китәчәк.
Нурлат шәһәрендә яшәүче Гөлшат Шәйдуллина реклама бүлегендә булып, газетага язылучыларның беренчесе булды. Ул - район газетасының актив укучысы, альтернатив язылуны өстен күрә. Моны, бер яктан, саф һавага тагын бер тапкыр чыгарга, икенче яктан, башкалардан алда җирле яңалыкларны белергә уңай мөмкинлек дип аңлата.
Әбүнәчеләр көне 17.00 сәгатькә кадәр узачак. Килегез, язылыгыз!
Газетага язылу бәясе: почта буенча – 742 сум 20 тиен (ташламалы язылу 2022 елның 13 октябренә кадәр гамәлдә), альтернатив – 500 сум.
Әбүнәче көне 2022 елның 10 октябрендә уза. Оештыручы: «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы. Бүләкләрнең саны, аларны уйнату тәртибе турында тулырак мәгълүматны 2-36-12 телефоны аша белергә була.