Нурлатта легендар төзүче Азат Ишкинеев хөрмәтенә аталган урамда истәлек билгесе куелды

2022 елның 9 октябре, якшәмбе

Ул Ишкинеевлар гаиләсе инициативасы һәм шәхси чаралары хисабына урнаштырылган.

- Бу Нурлатта төзүче якташыбыз исемен мәңгеләштергән бердәнбер урам. Ә бит төзүче – җир йөзендәге мөһим һөнәрләрнең берсе. Һәм әти районыбыз үсешенә зур өлеш керткән данлыклы кешеләр буыныннан, - дип уртаклашты Дамир Ишкинеев.

Нурлатлылар бүген дә төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Ишкинеевның хезмәт елларын хаклы рәвештә төзелешнең алтын чоры дип атыйлар. Аның башлангычында Нурлатта, шулай ук районыбыз һәм Аксубай районы авыларында  күпсанлы социаль әһәмиятле объектлар: торак, җитештерү, терлекчелек, административ-көнкүреш, шулай ук сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф биналары төзелә. Район Советы, Башкарма комитеты, Мәдәният Сарае бинасы шулай ук Азат Гасыйм улы җитәкләгән һәм халыкта “Ишкинеевныкы” атамасы белән йөртелгән иң абруйлы төзелеш оешмасы -  547нче ПМК тарафыннан төзелгәннәр. Үзе һәм фикердәшләре командасы тормышка ашырган барлык проектларны санап бетерү мөмкин түгел. Һәм меңләгән нурлатлыларның чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре ул лаек булган Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, «Чирәм җирләрен үзләштергән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре һәм башка бүләкләрдән дә кадерлерәк.

Быел җәй ахырында хөрмәтле якташыбызның йөрәге тибүдән туктауга 15 ел тулды. Һәм бу истәлек билгесе Азат Гасыйм улының хезмәтенең шәһәребез, районыбыз һәм аның халкы язмышында тоткан мөһим урыны турында сөйли. Ишкинеевлар гаиләсенең матур инициативасы нурлатлылар өчен дә үрнәк булырлык. Чөнки шәһәрдә, авылларда легендар якташларыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераннары исеме белән аталган урамнар аз түгел бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International