Финал уенында ул "АТП" белән уйнады.
Бүген Нурлат футболчылары җанатарларга матур футбол бәйрәмен бүләк итте. Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионында Нурлат районы кубогына финал уены узды.
Уен башыннан ахырына кадәр җанатарларны киеренкелектә тотты. Уен башында "Легион” 3:0 исәбе белән алып барды, әмма беренче тайм азагына “АТП" уенчылары исәпне 3:2гә кадәр киметә алды, ә икенче тайм ахырына исәп 4:3 иде инде. Әмма соңгы минутларда көндәшләр тагын бер гол кертте – 4:4. Хәлиткеч матчның язмышын пенальти сериясе билгеләде, анда уңыш күбрәк «Легион» ягында булды.
Шулай итеп, Легион уенчылары тагын бер кат 2022 сезонында иң көчле булуларын исбатлады. Чөнки быел футбол буенча район чемпионатын да алар отты.
Киләсе атнада футбол сезоны нәтиҗәләре буенча командаларны бүләкләү тантанасын үткәрү планлаштырыла.