Бу тармакта элек-электән үз туган җирләрен чын күңелдән яратучы, аңа гомерләре буе тугры калган кешеләр хезмәт куйды, бу бүген дә шулай булып кала бирә.
«Нурлат сөте»ндә эшләүче Алевтина Гаврилова да 35 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлый, аларның күп өлешен сыер савучы булып эшли.
Ул Егоркинода туган, Түбән Чаллы егетенә кияүгә чыккан, алар анда йорт салып төпләнгәннәр.
- Сыер савучы һөнәрен яшьтән үк яратып башкардым. Мин легендар Рәис Николай Леонтьевич Филиппов җитәкчелек иткән елларда ук Синдряков исемендәге колхозда эшли башлаган идем. Ул чагында ярыш дәрте аеруча көчле иде бит, без барыбыз да бер-беребезне уздырырга тырышып хезмәт куйдык. Алдынгы сыер савучыларга ул вакытта да хөрмәт зур иде, хәзер дә әулай булып кала, - ди Алевтина Николаевна.
Бу еллар эчендә ул тырыш хезмәте өчен төрле бүләкләргә лаек булган. Быелгы бәйрәм алдыннан хуҗалык җитәкчелеге Алевтина Гавриловага аерым бүләк әзерләгән-аны Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә тәкъдим иткәннәр.
Алевтина Николаевна Түбән Чаллының иң матур урамнарының берсендә яши, каршыда гына елга ага, тирә-якта болынлык җәелгән. Көн саен яраткан эшенә атлаганда авыл табигате, аның саф һавасы белән хозурланмый калмый. Биредә өч ул тәрбияләп үстергән, бакчасы зур, терлек-туар асрыйлар.
- Авылда калуыма беркайчан да үкенмәдем. Дөрес, бер дә тик торырга туры килми. Әмма авыл тормышына күнегәсең, аның үз сөенечсләре күп, – ди Алевтина Николаевна.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен исә районның кече һәм эре крестьян фермер хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче 1200ләп кеше билгеләп үтәчәк. Алар-механизаторлар, агрономнар, сыер савучылар, ветеринария табиблары, икмәк пешерүчеләр һәм башкалар.
- Быел игенчелектәге уңышлар аеруча куанычлы. Район буенча 141 мең тоннадан артык һәр гектардан уртача 36,1 центнер уңыш җыеп алынды. 9 айда районда 30 мең тонна сөт савылды, һәр сыердан 4605 кг сөт савылган, бу узган елның шушы чорына карата 107 процент. Барлыгы 1,6 мең тонна ит җитештерелде, тәүлеклек артым – 724 грамм, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.
Районда гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар үсә. Аларга һәрьяклап дәүләт ярдәме күрсәтелә. Быел, мәсәлән, «Агростартап» программасы ярдәмендә 3 фермер хуҗалыгы 9 миллион сум күләмендә дәүләт грантлары, 12 шәхси хуҗалык мини – фермалар төзелешенә субсидия алган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да районда зур игътибар бирелә.
- Авыл хуҗалыгында хезмәт җиңелләрдән түгел, әмма монда тырыш һәм максатчан кешеләр күп. Алар үз хуҗалыкларын үстерәләр, яңа эш урыннары булдыралар, эре хуҗалыкларда эшләп, уңышларга ирешәләр. Авыл нәкъ менә шундыйларга таяна, бәйрәм көннәрендә аларга ихтирам һәм рәхмәтләрнең иң олысы, – ди Ирек Минсалих улы