Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең авыр, фидакарь хезмәтегез күп көч, җаваплылык таләп итә һәм иң югары бәягә һәм хөрмәткә лаек. Безнең районда гомер- гомергә икмәкнең кадерен белеп, җирне яратып эшли белделәр, шуңа да авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте һәрчак өстенлекле һәм абруйлы булды. Авыл хуҗалыгы-икътисадның үзгәрешләргә аеруча сизгер секторы, чөнки биредә күп нәрсә һава торышы шартларынна бәйле. Әмма, бернигә дә карамый, сез үз эшегезне лаеклы һәм профессиональ рәвештә башкарасыз. Үзегезнең җиргә булган хуҗачыл карашыгыз, югары осталыгыгыз белән сез агросәнәгать комплексы үсешенә, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәт сөючәнлегегез һәм үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бөтен гомерләрен киеренке авыл хезмәтенә багышлаган, хәзер исә яшь буынга үрнәк булган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре юллыйм.
Әлеге тармакта хезмәт куючыларга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, бәхет, район өчен кирәкле булган барлык эшләрегездә, хезмәтегездә уңышлар телим. Гаиләләрегез имин, көннәрегез аяз булсын.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы