кулланылышка тапшырылды
Бүген шикәрчеләр микрорайонында «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында ишегалларын капиталь ремонттан соң ачу уңаеннан зур бәйрәм үткәрделәр. Микрорайонда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да килде.
«Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә безнең шәһәрдә ел саен ишегалды территорияләре яңартыла. Бүген бәйрәм сезнең микрорайонда уза, биредә берьюлы берничә йортның гомуми ишегалды яңартылды», – диде Алмаз Сәлим улы. Район башлыгы өлкән яшьтәге актив кешеләргә, подрядчы оешма вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Бигрәк тә бәйрәм микрорайонда яшәүче нәниләрне сөендерде, алар мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган конкурсларда бик теләп катнашты, монда сәүдә нокталары да эшләделәр, теләүчеләр чәй һәм тәм-том белән сыйлана алдылар.