Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яше белән Нурлат районы Башлыгы котлады

2022 елның 8 октябре, шимбә

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Петрович Лебедев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шәхси календарьдагы истәлекле дата белән аны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды.

"Барлык нурлатлылар, яшь буын өчен сез патриотизм, Ватанга җаваплы караш үрнәге, – дип ветеранга мөрәҗәгать итте Алмаз Сәлим улы. - Сезгә сәламәтлек, якыннарыгызның йөрәк җылысы төеп, барыбызны да күп еллар сөендереп яшәвегезне телим".

Александр Петрович-сугыш елларында тылда фидакарь хезмәтнең бөтен авырлыкларын кичереп кенә калмыйча, үз күзләре белән Бөек Ватан сугышының җимергеч көчен дә күргән кешеләрнең берсе. Тумышы белән Биләр-Күле авылыннан, 1944 елның җәендә повестка килгәндә, аңа нибары 16 яшь була. Хәрби хезмәтен Севастопольдәге инженер батальонында Кара диңгез флотында башлый. Александр Лебедев немец илбасарларыннан илебезне азат итүчеләр белән Болгария, Румыниягә кадәр барып җиткән. Сугыш тәмамланганнан соң тагын 6 ел аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша – Кара диңгез флотында бердәнбер сапер часте составында Кырым ярымутравын миналардан азат итә. Ватан алдындагы сугышчан казанышлары өчен Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Туган ягына кайткач, Александр Петрович «Сельхозтехника»да хезмәт куя. Хатыны Вера Максимовна белән лаеклы тормыш кичереп, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 8 онык, 18 оныкчык, 2 торыны бабайларын кайгыртып, яратып, хәер, барлык нурлатлылар кебек үк, аның данлы үткәне белән горурланып яши. Чөнки халкыбыз иреге өчен көрәшкән Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә Нурлат районында 6 сугыш ветераны яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International