Нурлатлылар «Сәламәт тормышка таба 10 000 адым» традицион акциясенә кушылды

2022 елның 8 октябре, шимбә

Акция шәһәр Мәдәният сарае янында «Сәламәтлек» станциясеннән башланып китте, биредә медицина хезмәткәрләре барлык катнашучыларга басымнарын, буй озынлыгын үлчәделәр, кирәкле киңәшләр бирделәр. Чараның ачылышында катнашучыларга район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова мөрәҗәгать итте. 

«Бу еллык акция төрле яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән шөгыльләнергә чакыра. Һава торышына карамастан, һәркайсыгыз куәт һәм көч алыр дип уйлыйм", - диде Румия Минсалих кызы.

Барлык катнашучылар да билгеләнгән маршрут буенча 10 000 адым үтте, шәһәрнең төрле нокталарында оештырылган һәр станциядә алар биремнәр дә үтәде. Без – Нурлат журналистлары да акциядә катнашучыларга үзләренең танып-белү викторинасын тәкъдим иттек. Дөрес җаваплары өчен акциядә катнашучылар витаминнар нормасын – тәмле һәм хуш исле алма, ә Нурлат сукырлар җәмгыятенең актив әгъзаларына баш мөхәррир-«ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе приз итеп «Дуслык» газетасына («Дружба», «Туслах») язылу тапшырды.

"Безгә акция бик ошады, вакыт без бик яхшы үткәрдек. Без һәркөнне диярлек күп ара йөрсәк тә, әмма бүген бу бигрәк тә күңелле булды", - дип уртаклашты 1нче шәһәр мәктәбе укучылары Әлфинә Нәбиуллина һәм Гөлназ Миндубаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International