Нурлат районы халкы «Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
«Бу чараның максаты-урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына юнәлтү. Мондый акция елына ике тапкыр: яз һәм көз айларында үткәрелә, – диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев.
Быел акция өченче тапкыр үтә. Нурлатлылар Юган бистәсендә агач утыртты. Монда алар якынча 9000 нарат утыртты. Тулаем алганда, бу атнада район урманчылары төрле токымлы 30 меңләп агач үсентесе утыртты.
Көньякта нарат үсентеләрен участок урманчылары, урман осталары һәм Нурлат урманчылыгының башка хезмәткәрләре утыртты. Нурлат урманчылыгының баш хисапчысы Халидә Зиатдинова, әйтик, Казаннан кунакка килгән оныклары белән катнашты. "Балалар урман утыртуда катнашуларына бик шатландылар. Бу алар өчен бик мөһим вакыйга – алар беренче тапкыр агачлар утырталар. Рамазан һәм Аиша да тырышты", - диде ул.
Гомумән, чара бәйрәм буларак үтте. Ул чәй мәҗлесе белән тәмамланды.
Акция кысаларында Урман утырту Нурлат урманчылыгының барлык участок урманчылыкларында, «Кондырча» ланшафт паркында, тимерьюлчылар микрорайоны скверында һәм башка урыннарда үтте.