«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге «Яшь гвардия» оешмасы белән берлектә Нурлатта яшәүче Раиса Семеновна Спасовага капкасын буярга ярдәм итте.
Алар йорт яны территориясендәге чүп-чарны җыештырды, койманы буяды. Эш беткәч, хуҗабикәгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Раиса Семеновна күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләр әйтте.
“Бердәм Россия" партиясе Президент Владимир Владимирович Путинның туган көненә бөтен ил буенча игелекле эшләр эстафетасын оештырды. Без аңа бик теләп кушылдык», – дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлеге активистлары.
«Еллар дәвамында искереп барган өй, коймалар һәм капка... Ә ишек төбендә елмаеп 86 яшьлек хуҗабикә басып тора. Менә шулай безне бүген Раиса Семеновна каршы алды», - дип уртаклашты “Яшь Гвардия" волонтерлары.