Нурлат укучыларына спорт ориентлашуы буенча гамәли күнекмәләр уздырылды

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген шәһәр гимназиясендә Татарстан Республикасы спорт ориентлашуы Федерациясе белгечләре спорт юнәлеше буенча дәресләр үткәрде. 45әр минутлык дәресләр гимназиянең спорт мәйданында узды, анда 5-6 сыйныфларда укучы 200гә якын бала катнашты.

«Без балаларны ориентлашу белән таныштырабыз, шартлы билгеләр һәм җирдә ориентлашу алымнары турында сөйлибез, электрон тамга системасыннан файдаланырга өйрәтәбез, балаларда кыюлык, игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек тәрбиялибез. Әүвәл теоретик белемнәр бирәбез, алга таба фан-барьерлардан торган лабиринтта «практика» бирәбез. Барлыгы катлаулылыгы тәртип номеры белән арта барган 10 дистанция тәкъдим итәбез. Балалар хронометраж системасының билгесе һәм эше принципларын аңлагач һәм үзләштергәннән соң, билгеле бер юнәлештә лабиринтта берничә дистанция уңышлы узса, без аларга дистанцияне әлеге карта буенча узарга тәкъдим итәбез. Мондый эзлекле укыту системасы укучыларга ориентлашу дистанциясен уңышлы узарга мөмкинлек бирә", - дип сөйләде Татарстан Республикасы спорт ориентлашуы федерациясе президенты Алексей Сидоров.

«Миңа бүген дәрес бик ошады. Без күп нәрсә белдек. Соңгы этапны үтү иң кыены булды, әмма мин аны үти алдым», – дип сөйләде 5нче сыйныф укучысы Рушан Шәрифуллин. Ул үз классыннан биремне беренче булып башкарды, финишка беренче булып килде, шуның өчен татлы бүләк тә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International