«Татмедиа» филиалы «Нурлат-информ»ның телевидение буенча баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Хәсәншина «Алып баручы» номинациясендә өченче урынны алды.
Нурлат тележурналистлары республиканың 75 эре ММЧ вәкилләре катнашында узган «Кама бризы» II төбәк телекомпанияләре фестивалендә катнашты.
Фестивальдә 19 шәһәр һәм районнан барлыгы 24 телекомпания тәкъдим ителде. Биредә үк төрле номинацияләрдә иҗат конкурсына йомгак ясадылар. Баш мөхәррир - җитәкченең телевидение буенча урынбасары Гөлназ Хәсәншина «Алып баручы» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.