Өлкәннәр декадасы кысаларында Нурлат районы сәламәтлек саклау системасының табибларын, шәфкать туташларын, фельдшерларын һәм башка хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Нурлат үзәк район хастаханәсе ветераннары өчен бүген чын бәйрәм үткәрделәр. Чәй өстәле дә, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеена экскурсия дә, концерт номерлары белән тантаналы чара да булды. Аларны шәһәр мәдәният сараеның кече залында район хастаханәсе җитәкчелеге исеменнән Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова сәламләде һәм җылы теләкләрен җиткерде. Ул районның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә тармак ветераннарының керткән өлешен билгеләде. Ветераннар хатирәләре, шулай ук яңалыклары белән уртаклаштылар. Биредә Татьяна Соренкова Нурлат үзәк район хастаханәсенең профком һәм баш табибының Мактау грамоталарын тапшырды.