Нурлатта «Безнең йорт – Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу зона туры узды, анда Кама аръягы районнарының 6 район вәкилләре катнашты.
Бу пәнҗешәмбедә Халыклар Дуслыгы Йорты сәхнәсендә халык җырларыннан һәм биюләреннән торган калейдоскопны күрергә мөмкин булды. Бирегә кунакка 300дән артык зона турында катнашучы килде һәм һәрберсе жюри һәм тамашачыларны үз сәләтләре җәлеп итте. Дулкынлану һәм борчылуны сәхнә артында калдырып, барлык катнашучылар тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Иҗади номерлар катгый сайлап алынды. Иң яхшылар гына безнең республика башкаласында уза торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан гала-концертка чакыру алды.
Нурлат Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева билгеләп үткәнчә, “Безнең йорт – Татарстан" – республиканың меңләгән талантлы башкаручыларын берләштерә торган иң эре фестивальләрнең берсе. Зона турлары Татарстанның 7 шәһәрендә уза. Чөнки фестивальнең төп максаты-республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи үзара бәйләнешен ныгыту, аның күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру.
– Без фестивальдә катнашучыларны кунакта кабул итүебезгә бик шатбыз, - диде Галина Владимировна фестивальнең өченче зона этабын ачу тантанасында. Ул 3 октябрьдә Буада старт алды, икенче көнне Арчада сайлап алу туры узды. Нурлат кабатланмас этномәдәни фестивальдә катнашучыларны үзендә кабул итүче өченче шәһәр булды.
Катнашучыларның иҗатына профессиональ жюри бәя бирде. Аның составына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы әгъзасы Светлана Измайлова, республиканың халык артисты Таһир Латифуллин, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Лира Насыйбуллина, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының күргәзмә эшчәнлеге бүлеге мөдире Рамил Азимов һәм «Безнең йорт – Татарстан» фестиваленең видеографы Ринат Гаялиев керде.
- Безнең республикада мәдәният үсешенә зур игътибар бирелә. Әлеге зур бәяләп бетергесез өлкәнең үсеше республика Хөкүмәте, Татарстан халыклары Ассамблеясы тарафыннан көн саен хуплана. Нәкъ менә шушы өлешкә юнәлгән проектларның тормышка ашырылуы очраклы түгел. Чөнки мондый фестивальләр ярдәмендә без яшь буынга туган телгә, туган төбәгебезгә, республикабыз һәм халкыбызга мәхәббәтне тапшыра алабыз, – диде үзенең сәламләү сүзендә Светлана Владимировна. Ул фестивальдә катнашучыларны бу вакыйга белән ихластан котлады һәм яхшы чыгышлар, яңа иҗади уңышлар теләде.
Мондый яхшы теләкләр, һичшиксез, артистларны рухландырды. Алар өч номинациядә чыгыш ясады: вокал, хореография һәм инструменталь музыка.
Күрше Аксубай районыннан «Көмеш чишмә» Чуаш фольклор коллективы 5 ел дәвамында эшләп килсә дә , «Безнең йорт – Татарстан» фестивалендә беренче тапкыр катнаша.
- Безнең коллектив мәдәният хезмәткәрләреннән тора. Без барыбыз да районыбызның төрле авылларыннан: Сөнчәледән, Илдерәктән, Иске һәм Яңа Аксубайдан, Үзидән, Беловка авылларыннан. Безне халык иҗаты берләштерде. Бүген без тормыш, туган як турында җыр башкарачакбыз, - диде коллективның катнашучысы Татьяна Зайцева. Хезмәттәшләре белән бергә «Раздолье»ансамблендә дә чыгыш ясады.