Нурлат пенсионерларына кулланучы хокуклары турында сөйләделәр

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Октябрьнең беренче көнендә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

 

Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр-әби-бабайлар, олы яшьтәге күршеләр, эш буенча хезмәттәшләр игътибарда.  Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый грамоталылык һәм мәгълүмат бирү дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар үткәрә.

Өлкәннәр өчен семинар һәм консультация оештырылды, биредә пенсионерлар кулланучылар хокукларын яклау буенча кызыксындырган сораулар бирә алды.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гәрәева техник яктан катлаулы товарлар, дару препаратлары сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук өлкәннәргә «Ничек мошенниклар корбаны булмаска»дигән мәгълүмат җиткерелде.

Һәр катнашучы кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга: «Банк карталарыннан акча урлау буенча мошенникларның гамәлләреннән ничек сакланырга», «Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр», «Дару препаратларын һәм медицина эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре» һ.б. мәгълүмати буклет алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International