Нурлатта Өлкәннәр декадасына багышланган «Өлкәннәр буыны» спартакиадасы булып узды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Шикәрчеләр микрорайонындагы стадионда өлкән буынның иң актив вәкилләре җыелды.

Спартакиада кысаларында өлкәннәр скандинавия йөреше, бадминтон, кул көрәше, дартс, ату буенча спорт сынауларында катнашты, ГТО ВФСК нормативларын тапшырды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр. Өлкән буын вәкилләре көчле рухның  һәм бетмәс-төкәнмәс энергиянең теләсә нинди яшьтә могҗизалар эшли алуын исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International